news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең иң популяр курортлары – Кырымда, Краснодар һәм Ставрополь крайларында

Белгечләр китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 2019 елда Россиянең шифаханә-курорт оешмаларында 6,4 миллион кеше, шул исәптән 1,5 миллион бала ял иткән.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең иң популяр курортлары Кырымда, шулай ук Краснодар һәм Ставрополь крайларында урнашкан. Бу хакта RT телеканалы Тернәкләндерү һәм курортология фәнни-тикшеренү институтына сылтама белән хәбәр итә.

Экспертлар әйтүенчә, Краснодар краенда Анапа, Сочи, Горячий Ключ, Ейск, шулай ук Геленджик һәм Туапсе янындагы курортлар аеруча популяр.

Ставрополь краендагы курортлар арасында белгечләр Железноводск, Кисловодск, Кавказдагы Минеральные Воды һәм Пятигорскины билгеләп үтә.

Кырымда исә Евпатория, Саки, Феодосия һәм Кырымның Көньяк яр буе популяр.

«Россия курортлары дәвалану һәм ял итү урыны белән бергә, кулланучыларның киң даирәсенә исәпләнгән күп функцияле сәламәтләндерү үзәкләре дә булып тора», - дип искәрттеләр институтта.

Белгечләр китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 2019 елда Россиянең шифаханә-курорт оешмаларында 6,4 миллион кеше, шул исәптән 1,5 миллион бала ял иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100