Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кытайда яңа коронавирус йоктыруның тагын 17 очрагы теркәлгән
Кытай Хөкүмәтенең рәсми мәгълүматларына караганда, әлегә вирусның кешедән кешегә йогуына бәйле очраклар теркәлмәгән.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Кытайның Ухань шәһәре медицина идарәсе пневмониянең 17 яңа очрагы хакында хәбәр итте. Шул рәвешле, шәһәрдә әлеге чирне йоктырган кешеләрнең гомуми саны 62гә җиткән, ике кеше үлгән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Шул ук вакытта, «Би-би-си» агентлыгы галимнәргә сылтама белән хәбәр иткәнчә, коронавирусның яңа төрен йоктыручылар саны рәсми мәгълүматлардан күп тапкырлар артып китә.
Британия экспертлары әйтүенчә, чынлыкта әлеге чирне йоктыручылар саны 1,7 меңгә җиткән.
Декабрь аенда Ухань шәһәрендә пневмония авыруы таралды. Соңрак ачыкланганча, моңа коронавирусның әлегә кадәр билгесез төре сәбәпче булган.
Кытай Хөкүмәтенең рәсми мәгълүматларына караганда, әлегә вирусның кешедән кешегә йогуына бәйле очраклар теркәлмәгән. Авыруны Ухань шәһәрендәге базардан сатып алынган диңгез продуктларыннан йоктырганнар.
Хәзерге вакытта Таиланд һәм Япониядә дә берничә кеше әлеге авыруны эләктергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз