Яшьләр “Татар бренды” турында бәхәсләште

Яшьләр “Татар бренды” турында бәхәсләште

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Кичә ТР Журналистлар берлегендә “Үзебез” яңа буын хәрәкәтенең “Татар бренды” темасына багышланган матбугат утырышы узды. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән тыш аспирантлар, әлеге тема белән кызыксынучылар катнашты.

Казан дәүләт университеты аспиранты (гамәли политология кафедрасы), PR технологияләр буенча белгеч, “Үзебез” хәрәкәте координаторы Илшат Сәетов татар брендының ни өчен кирәк булуын, эчтәлеген, өлкәләрен һәм технологияләрен аңлатып узды. Аның фикеренчә, татар бренды беренче чиратта икътисад, мәдәният аркылы милләтебезне танытырга тиеш. Шуның нигезендә ул тәкъдимнәр белән чыкты. Алар арасында татар брендын үстерү буенча комитет оештыру, татар гимнын барлыкка китерү, Татарстан логотибын булдыру бар.

Утырышка килүче яшьләр арасында татар брендын башка төрле күз алдына китерүчеләр дә шактый иде. Казан дәүләт университеты аспиранты Раил Бәдретдинов брендны башта ясарга, аннан аны танытырга, икенче төрле әйткәндә сыйфатка әйләндерергә кирәклеген әйтте. Ул мисал итеп “Довгань” брендын китерде. Татар бренды да шундый булырга тиешлеген ассызыклады.

Кайбер яшьләр брендның бары икътисад өлкәсенә генә каравын, ягъни табыш китерүгә генә нигезләнергә тиешлеген билгеләп уздылар. Ләкин утырышта моның белән килешмәүчеләр дә табылды. Татар бренды үз эченә татарлыкны таныта торган бар нәрсәне дә кертергә тиеш дип фикер йөртте кайберәүләр. Журналист Гамил Гыйбадуллин бүгенге көндә төрле өлкәләрдә татар бренды була алырлык оешмаларны, исемнәрдә татар сүзләре язылган продукцияләрне санады. “Бәхетле”, “Нәфис-косметикс”, “Ак барс”, “Татар радиосы”, “Татар җыры” мисал итеп китерелде, татарларны таныта торган чәк-чәк һәм башка ризыклар әйтелде. Яшьләр киләчәктә миллилеккә басым ясаган җитәкчеләр арасында бәйге уздыру идеясен дә әйттеләр.

Шулай ук утырышта татар бренды дигәндә Татарстан, Казан истә тотылырга тиешме, аларның татарлыкка ни кадәр ишарә ясаулары да тикшерелде. Мәдәният өлкәсендә татар бренды була алмавы, аны бары дан дип атарга мөмкин булуы әйтелде.

Өч сәгатькә сузылган фикер алышулардан соң “Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторлары ТР Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Резеда Сафиуллина тагын бер җыелып бу тема буенча нәтиҗәләр чыгарырга кирәк булачагын әйтте. Моның белән җыелган яшьләр дә килеште. Шулай итеп якын киләчәктә “Үзебез” яңа буын хәрәкәте тагын “Татар бренды” темасы буенча сөйләшүне дәвам итәргә җыелачак.