news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» Татарстанда иң еш телгә алына торган матбугат чарасы булды

Татарстанда иң еш телгә алына торган 20 массакүләм мәгълүмат чарасы исемлеген «Медиалогия» төзегән.

«Татар-информ» Татарстанда иң еш телгә алына торган матбугат чарасы булды

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2020 елның III кварталында Татарстанда иң еш телгә алынган матбугат чаралары рейтингында беренче урынны алды. Бу хакта рейтингны төзегән «Медиология» компаниясе хәбәр итте.  

«Рейтинг «Медиология» системасының 59 меңнән артык абруйлы чыганагы кергән массакүләм мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән. Моңа ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, Интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары керә. Рейтингларны санаганда, яңалык агрегатлары исәпкә алынмады», — дип әйтте тикшеренү авторлары.

Агентлыкның телгә алыну индексы 312,19га тигез. Икенче һәм өченче урыннарны 262,69 һәм 69,66 күрсәткечләре белән Business-gazeta.ru һәм Inkazan.ru интернет-ресурслары алган. Тикшеренү 2020 елның 1 июленнән 30 сентябренә кадәр уздырылган.

«Татар-информ» традицион рәвештә республика медиарейтингының югары баскычында үз урынын саклый.

Шулай ук «Татар-информ» агентлыгы 2019 елның II кварталында иң еш телгә алынган матбугат чарасы булган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100