news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Үзең эшләп карамаганда күпме эш башкарылганын бәяләү авыр ул

«Соңгы дистә елда нинди бөек эшләр эшләгәнебезне әле аңлап та бетерә алмыйбыз: халкыбызның мәдәни мирасын торгыза алдык. Бу күптәнге хыял иде», — диде Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев: Үзең эшләп карамаганда күпме эш башкарылганын бәяләү авыр ул
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елында бик күп эш башкарылды дип бәя бирде. Бу хакта ул Казан Кремлендә узган киңәшмәдә сөйләде.

«Үзең эшләп карамаганда күпме эш башкарылганын бәяләү авыр ул. Коронавирус шартларында күпме хезмәт кергән!» — диде.

Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөяне торгызу буенча саллы эш башкарылганын искәртте. «Соңгы дистә елда нинди бөек эшләр эшләгәнебезне әле аңлап та бетерә алмыйбыз: халкыбызның мәдәни мирасын торгыза алдык. Бу күптәнге хыял иде. Шундый масштабларда ирешә алдык», — диде.

Дәүләт Киңәшчесе Казан Кремле, Болгар, Зөя ЮНЕСКО тарафыннан танылып, Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегенә кертелүен зур казаныш дип атады. «Җиңел генә ирешеп була торган эш түгел иде ул. Без кыска вакыт эчендә Болгар, Зөяне торгыза алдык. Бөтен илдән эре иганәчеләр бу объектларны торгызуга бик зур өлеш кертте. Без аларга бик рәхмәтле булырга тиеш», — диде.

Минтимер Шәймиевнең бу сүзләрен Татарстан Президенты да хуплады. «Чыннан да вакытында рәхмәт әйтә белергә кирәк. Республикадан читтә булсалар да кеше ресурслары, финанслар белән һәм башка ярдәмнәрен дә күрсәттеләр. Аларга рәхмәтне җиткерергә тиешбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100