news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгъзам Гобәйдуллин: Фермерлар продукциясен сатуга чыгаруда системалы эш һаман җитми

«Эшмәкәрләргә базарларга үтеп керү җиңел түгел», — диде.

Әгъзам Гобәйдуллин: Фермерлар продукциясен сатуга чыгаруда системалы эш һаман җитми
архив / Рамил Гали

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Фермерлар продукциясен сатуга чыгаруда системалы эш һаман җитми. ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин XV съезд утырышында шулай дип белдерде.

«Фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр җитештергән продукцияне сату авыл хуҗалыгы производствосы үсешендә проблема булып тора. Министрлык һәм ведомстволарның төрле чараларына карамастан, бу өлкәдә системалы эш һаман җитми. Эшмәкәрләргә базарларга үтеп керү җиңел түгел», — диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул авыл җирлекләре җитәкчеләренә сәүдә кооперативларының актив эшчәнлеген оештыруга игътибарларын көчәйтү кирәклеген искәртте.

Әгъзам Гобәйдуллин республикада 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы булганын искәртте. Авыл хуҗалыгы тулай продукциясен җитештерүдә кече хуҗалыклар 50 процент тәшкил итә. Ел саен хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән 2 млрд сумнан артык грант һәм субсидияләр бирелә.

«Кызганыч, ярдәм формалары турында бар кеше дә белми. Авыл җирлекләре башлыкларының бурычы — шушы мәгълүматны җиткерү», — диде совет рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot