news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен мәктәп программасына кертергә тәкъдим иттеләр

2019 ел башыннан Татарстан юлларында 15 бала һәлак булды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен  мәктәп программасына кертергә тәкъдим иттеләр
архив/Агрызские вести

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин юл хәрәкәте кагыйдәләре дәресләрен мәҗбүри мәктәп программасына кертергә тәкъдим итте. Мондый инициатива белән ул Татарстан Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында чыгыш ясады.

Татарстан буенча эчке эшләр министры сүзләренчә, бүген укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре факультатив рәвешендә генә укытыла.

«Мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләре дәресләрен үткәрү сәгатьләре бик аз. Республиканың Мәгариф министрлыгына юлларда имин тәртип кагыйдәләрен өйрәнү дәресләрен укыту программасына кертү инициативасы белән федераль дәрәҗәгә чыгарга тәкъдим итәм», — диде Артем Хохорин.

2019 ел башыннан Татарстан юлларында 15 бала һәлак булды. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы сүзләренчә, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәү сәбәпле, бала еш кына юл-транспорт һәлакәтенә очрый.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100