news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарих фәннәре кандидаты: Нишләп Сөембикә исемендәге урамнар юк?

Тәэминә Биктимерова фикеренчә, ханбикәнең исемен мәңгеләштермәгән очракта, аны башка халыклар үзләренеке итүе мөмкин.

Тарих фәннәре кандидаты: Нишләп Сөембикә исемендәге урамнар юк?
Александр Эшкинин

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова Сөембикә исемен мәңгеләштерергә кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих инстиутында «Татар ханбикәсе Сөембикә: тарихи чынбарлыктан тарихи хәтергә» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә әйтте.

«Без Сөембикәнең исеменнән генә түгел, аның хакындагы истәлекләрдән дә качабыз. Нишләп Сөембикә исемендәге һәйкәлләр, урам исемнәре юк? Әле ярый Казанда „Сөембикә“ кафесы, Казахстан башкаласы Нур-Солтанда Сөембикә урамы бар», — диде үз чыгышында Тәэминә Биктимерова.

«Горурланырлык шәхесләребез бар. Әгәр дә үз тарихыбызга битараф булмасак, быелгы 2019 ел — Сөембикә елы дип игълан ителгән булыр иде», — ди ул.

Тәэминә Биктимерова фикеренчә, татар халкы Сөембикәне танытмаса, аны башка халыклар үзенеке итүе ихтимал.

«Казахлар Сөембикәне үзләренеке итәрләр, Алла сакласын», — диде Тәэминә Биктимерова.



Галерея: Конференция «Татарская царица Сююмбике»



Сөембикә — Казан ханбикәсе (1549-1551). Җангали, Сафа-Гәрәй, Шаһгали ханнары хатыны. Сөембикә — Ислам тарихында ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларның берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100