news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россиядәге иң биек яңа ел чыршыларының берсен урнаштырдылар

Казанның 35 метрлы чыршысы «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда урнаштырылган, ул 26 декабрьдә ачыла.

 Казанда Россиядәге иң биек яңа ел чыршыларының берсен урнаштырдылар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы Россиянең иң биек яңа ел чыршылары урнаштырылган өч шәһәренең берсе булды. Рейтингны «Тур Стат» туристик порталы тәкъдим итте.

Рейтингта алда Красноярск: биредә «Татышев-парк»ның көнчыгыш ягында 55 метрлы чыршы урнаштырылган. Исемлектә икенче урында Екатеринбург (50 метр) тора.

Казанның 35 метрлы чыршысы «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда урнаштырылган, ул 26 декабрьдә ачыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу көнне биредә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Шулай ук биек төп чыршылар Барнаулда һәм Тулада (32әр метр), Уфада (30 метр), Владивостокта һәм Төмәндә (28 метр), шулай ук Мәскәүдә (27 метр) урнаштырылган. Сүз уңаеннан, тере ылыслы агачлар Мәскәүдә һәм Уфада куелган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100