news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләргә 61 меңгә якын вакансия тәкъдим ителә

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,23 кеше тәшкил итә.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 17 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 13 887 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 708 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,23% тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 60 944 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 092 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,23 кеше тәшкил итә, дип хәбәр итә республиканың аның хезмәт министрлыгы.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 512-е элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 22 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100