news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасын җитәкләде

Россия вәкиле беренче тапкыр «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасы башлыгы булды.

Илсур Метшин «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасын җитәкләде
https://kzn.ru

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасы президенты итеп сайланды.

Әлеге карар «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» башкарма бюросы утырышында Барселона мэры Ада Колау рәислегендә кабул ителде. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья советында Барселонада бюро утырышы узды, аның кысаларында 400-дән артык мэр, Европа, Азия, Көньяк һәм Төньяк Америка, Африка шәһәрләренең вице-мэрлары һәм төбәк башлыклары катнашты.

Элегрәк «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» президентлары шулай ук Лиссабон Мэры (Португалия) Хорхе Сампайо, Париж Мэры (Франция) Бертран Деланоэ, Истанбул (Төркия) Мэры Кадыйр Топбаш, Йоханнесбург Мэры (КАР) Мфо Паркс Тау булган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия вәкиле беренче тапкыр «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасы башлыгы булды. Евразия вәкилләре шулай ук «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» белән беркайчан да рәислек итмәде. Бөтендөнья оешмасының лидерлары гадәттәгечә Европа, Якын Көнчыгыш һәм Көнбатыш Азия бүлекләре вәкилләре булды.


Бүген шәһәрләрдә дөньяның 57 процент халкы яши. БМО фаразы буенча, 2050 елда шәһәрләрдә Җирдәге халыкның 70 процентка якыны яшәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100