news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дәүләт бүләге алучы кешеләр иң күп булган шәһәрләр билгеле

Быел республика шәһәрләрендә бүләкләнгән гражданнар саны арткан.

Татарстанда дәүләт бүләге алучы кешеләр иң күп булган шәһәрләр билгеле
Рамил Гали

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советында дәүләт бүләкләре тапшырылган кешеләр иң күп яши торган шәһәрләрне һәм районнарны атадылар. Мәгълүматларны ТР Президенты Аппаратының дәүләт бүләкләре бүлеге мөдире Илсөя Тимергалиева ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында әйтте.

«Республика районнарында һәм шәһәрләрендә тулаем алганда узган еллардагы тенденция саклана. Бүләкләнүчеләрнең иң күбе — Казанда (854 кеше), Чаллыда (125 кеше), Әлмәт (160 кеше), Түбән Кама (81 кеше) һәм Яшел Үзән районнарында яши», — дип сөйләде докладчы.

Илсөя Тимергалиева әйткәнчә, Әгерҗе, Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Мөслим районнарыннан бүләкләү материаллары аз килә. Аның фикеренчә, бу «гражданнарга мораль этәргеч бирү буенча тиешенчә эшләмәү» турында сөйли.

Хәзерге вакытта Татарстанда 55 дәүләт бүләге бар — ике орден, бер орден медале, биш медаль һәм 47 мактаулы исем. Иң югары дәүләт бүләге — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар» ордены, аны 2004 елда бирә башлаганнар. Бу бүләкне барлыгы 244 кеше һәм биш оешма алган.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан булдырылган яңа дәүләт бүләге — «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 елыгы» медале. Яңа дәүләт бүләген беренче тапкыр 2019 елның 19 декабрендә, ТАССРның 100 еллыгын үткәрү елы башлану уңаеннан оештырылган тантанада тапшырдылар. Бүген бу медаль белән 307 кеше бүләкләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100