news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә самокатлар өчен яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк

Шәхси мобильлек чараларына сәгатенә 20 чакрымнан да артмаган тизлек белән хәрәкәт итәргә мөмкин булачак.

Россиядә самокатлар өчен яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә электр самокатлары һәм гироскутерлар тизлеген чикләргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шәхси мобильлек чараларына сәгатенә 20 чакрымнан да артмаган тизлек белән хәрәкәт итәргә мөмкин булачак. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта хуҗаларны кисәтү яки 1,5 мең сумга кадәр штраф көтә. 

«Махсус юл билгеләре кую күздә тотыла. Аларны куллану мөмкинлеге булган урыннарда тизлек буенча чикләүләр булачак. Әлбәттә, чикләүләр тротуар киңлеген дә искә алачак. Куркынычсыз булган җирдә ул рөхсәт ителәчәк», — диде РФ Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Николай Шеюхин.

Транспорт министрлыгында билгеләп үткәнчә, тротуарларда җәяүлеләрнең өстенлеге булачак.

«Шәхси мобильлек чаралары кулланучы зат — җәяүлеләр өчен инфраструктурада кунак. Шулай итеп, шәхси мобильлек чаралары файдаланучы зат җәяүлеләр агымына комачауласа, мондый зат ашыгырга һәм җәяүлегә әйләнергә тиеш», — дип аңлатты автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры урынбасары Владимир Луговенко. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100