news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы «Хатын-кызлар аралашу клубы» түләүсез очрашуга чакыра

Бирегә килүчеләр бала тәрбияләү, гаиләдә һәм эштә конфликтларны хәл итү ысулларын өйрәнә, арт-терапия һәм башкалар белән шөгыльләнә.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 28 ноябрьдә Казанда «Хатын-кызлар аралашу клубы»ның чираттагы очрашуы була. «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында әңгәмә «Үзең өчен вакыт» темасына багышланачак. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Клубның очрашуларында хатын-кызлар шәхси үсеш, бала тәрбияләү, гаиләдә һәм эштә конфликтларны хәл итү ысулларын өйрәнә, гамәли күнегүләр башкара, арт-терапия белән шөгыльләнә. Клуб белән җитәкчелек итүне һәм очрашуларны оештыруны югары категорияле психолог, арт-терапия буенча белгеч, бизнес-тренер Наталья Ипполитова башкара.

Очрашу 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр «Яхшы куллар» хәйрия складында Калинин урамы, 3 адресы буенча узачак.

Клубка теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин, катнашу бушлай. Очрашуга түбәндәге телефон буенча язылырга мөмкин: +7(843)236-65-61. Фондта булганда битлекләрдән булу зарур, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100