news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел кышның нинди булачагы билгеле

Иң салкын ай гыйнвар булыр дип көтелә.

Быел кышның нинди булачагы билгеле

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел кыш кайсы айның иң салкын булачагы билгеле. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

«Декабрьдә һава торышы норма кысаларында. Уртача минус 8, -9 градус тирәсе булачак. Гольфстрим үз позицияләрен үзгәртми, ул актив булса, төньяк Атлантика безгә һәрвакыт циклоннарын җибәрәчәк. Декабрь иң салкын ай булмас, иң салкын ай гыйнвар булырга мөмкин. Гыйнварда һава температурасы норма чигендә, бәлки, түбәнрәк тә булыр. Уртача -11.. -12 тирәсе», — диде профессор.

Аның сүзләренчә, кышның икенче яртысы — февраль–март җылы булыр дип вәгъдә ителә. «Нормадан югары булыр дип көтелә», — диде.




news_right_1
news_right_2
news_bot