Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә декретта утыручы хатын-кызларны машина йөртергә бушлай өйрәтәчәкләр
Квалификацияне күтәрү һәм профессиональ әзерлек курслары «Демография» илкүләм проекты буенча үткәрелә.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Бөгелмәнең Халык мәшгульлеге үзәге «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Бала тәрбияләү буенча өч елга кадәр ялда булган хатын-кызларны профессиональ өйрәтү» программасын эшләтеп җибәрәчәк. Бу турыда «Бугульминская газета» яза.
Эшләми торган хатын-кызлар өчен яңа һөнәр яки квалификация күтәрү киләчәктә хезмәт базарында үзләренә ихтыяҗ тою өчен кирәк. Шулай ук мөстәкыйль рәвештә яки мәшгульлек үзәге ярдәме белән үз эшләрен ача алалар.
«Чәчтараш», «Маникюр ясаучы», «1С Предприятие», «Аш-су әзерләү әзерләүче», «Автомобиль йөртүче», «Бухгалтер» һ.б. курслар оештыру планлаштырыла. Курслар кыска вакытлы, алар 1,5 айдан алып 4 айга кадәр сузылырга мөмкин. Уку өчен мәшгульлек үзәгенә паспорт, СНИЛС һәм хезмәт кенәгәсе күчермәсен, эш бирүчедән декрет ялы турында белешмә, бала туу турындагы таныклык һәм белгечлек турында диплом күчермәсе тапшырырга кирәк.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Бөгелмә, Октябрь урамы, 15нче йорт, 7нче бүлмә адресы һәм 8 (885-59) 44-36-34. телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз