news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Метшин социаль челтәрләрдә иң актив башлыкларның берсе буларак танылды

Түбән Кама мэры Инстаграмда үз сәхифәсен булдырды.

Айдар Метшин социаль челтәрләрдә иң актив башлыкларның берсе буларак танылды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Моношәһәрләрне үстерү фонды социаль челтәрләрдә иң актив башлык өчен онлайн-тавыш бирү уздырды. 40 дәгъвачы арасында Түбән Кама мэры Айдар Метшин да бар иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Түбән Кама муниципаль районы башлыгы икенче урын алды. Бу хакта 17 ноябрьдә, моношәһәрләрнең 2019 ел эшчәнлегенә йомгак ясаганда билгеле булды.

Исегезгә төшерик, бер ел элек Түбән Кама мэры Инстаграмда үз сәхифәсен булдырды. Хәзерге вакытта Айдар Метшинның 12 мең язылучысы бар. Сәхифә — шәһәр башлыгының халык белән  аралашуы өчен тагын бер чара. Түбән Кама халкы Айдар Метшин куйган яңалыкларны кызыксынып укый, үз фикерен дә язып калдыра. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100