news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә участокларны газлаштыруда яңа кагыйдәләр үз көченә керде

Беренче этапта (2023 елга кадәр) участок чигенә кадәр бушлай зәңгәр ягулык үткәрү газ бүлү инфраструктурасы инде булган торак пунктларга кагылачак.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Дүшәмбе көнне, 18 октябрьдә, Россиядә җир кишәрлекләрен газ бүлү челтәрләренә тоташтыруда яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Шул хактагы карар РФ Хөкүмәте порталында дөнья күргән.

Беренче этапта (2023 елга кадәр) участок чигенә кадәр бушлай зәңгәр ягулык үткәрү газ бүлү инфраструктурасы инде булган торак пунктларга кагылачак.

Газдан шәхси, өй шартларында (әмма коммерция максатларында түгел) файдаланырга ниятләгән кешеләрнең участокларына аны бушлай үткәрәчәкләр.

Заявканы Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Күп функцияле үзәктә яки газ бүлү оешмасы сайтының шәхси кабинетында тапшырырга мөмкин. Аңа ситуацион план, топографик карта, шулай ук милек хокукы турында таныклык беркетергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100