news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фонды алдагы өч елда туучылар саны артуын фаразлый

2024 елда 2,5 миллион гаилә социаль ярдәм чаралары белән тәэмин ителәчәк.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россия Пенсия фондында алдагы өч елда туучылар саны артуын фаразладылар. «2022 елга һәм 2023-2024 еллардагы план чорына РФ Пенсия фонды бюджеты турында»гы закон проектында шундый мәгълүмат урын алган. Бу хакта «Российская газета» яза.

Ведомство исәпләүләре буенча, 2022 елда илдә 1,37 миллион сабый дөньяга аваз салачак. 2023 елда туучылар саны – 1,38 миллион, 2024 елда 1,39 миллион кеше тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматлары буенча, быелның гыйнвар-август айларында Россиядә 802,8 мең бала дөньяга килгән. 2020 елда исә аларның саны 1,4 миллионнан бераз артык булган.

Элегрәк Хөкүмәт Демографик сәясәт концепциясен гамәлгә ашыру планын раслаган иде. Аның нигезендә, 2024 елда 2,5 миллион гаилә социаль ярдәм чаралары белән тәэмин ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100