news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда Россиянең өч төбәгендә электрон паспортлар барлыкка киләчәк

Цифрлы үсеш министры сүзләренчә, документ ике төрдә: чиплы смарт-карта белән, шулай ук телефондагы QR-кодлы кушымтада билгеләнәчәк.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Россиянең өч төбәгендә электрон паспортлар кертү турында әйтте, дип хәбәр итә РИА Новости.

Цифрлы үсеш министры сүзләренчә, документ ике төрдә: чиплы смарт-карта итеп, шулай ук телефондагы QR-кодлы кушымтада - аны аерым очракларда, әйтик, алкоголь сатып алганда кулланырга мөмкин, тәкъдим ителәчәк.

«Мин киләсе ел ахырына кадәр өч субъектта үзара бәйле ике төрдәге яңа паспортны бирә алырбыз дип өметләнәм», - дип белдерде Шадаев киңәшмәдә.

Элегрәк Эчке эшләр министрлыгында Россия территориясендә электрон паспортлар кертүгә әзерлек турында белдергәннәр иде. Ведомствода бу мәсьәлә буенча башкаручы ролендә булулары, әмма документның ничек әзерләнәчәген инде белүләре хакында искәрттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100