Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2022 елда баланы карау буенча пособиенең максималь күләме 31,2 мең сумга кадәр арта
Хәзер бу күрсәткеч 29 600 сум тәшкил итә.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). 2022 елның 1 февраленнән Россиядә бала карау буенча пособиенең максималь күләме 31 282 сумга кадәр арттырылачак.
Мондый мәгълүмат Хисап палатасының «2022 елга һәм 2023-2024 елларның план чорына РФ Социаль иминият фонды бюджеты турында»гы документында урын алган.
Хәзер бу күрсәткеч 29 600 сум тәшкил итә. Мондый пособиенең минималь күләме 7 083 сумнан 7 493 сумга кадәр артачак.
Моннан тыш, бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә индексацияләнә: бала туганда пособие 18 886 сумнан 2022 елда 19 981 сумга җитәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз