news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЗАГС архивларын цифрлаштырганда татар һәм гарәп теле тәрҗемәчеләре җәлеп ителәчәк

Россиядә ЗАГС архивларын цифрлаштыру һәм федераль реестрга кертү өчен 1 млрд сум чамасы акча бүлеп бирелә.

ЗАГС архивларын цифрлаштырганда татар һәм гарәп теле тәрҗемәчеләре җәлеп ителәчәк
Илнар Төхбәтов

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) архивларын цифрлаштыру һәм федераль реестрга кертү өчен 1 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Татар һәм гарәп телләрендәге тарихи язмалар белән профессиональ тәрҗемәчеләр эшлиячәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар Россия Хөкүмәте сайтында урнаштырылган. 

«633415» саннарын «1745297,8» саннарына үзгәртергә», — диелә карарда. 

Карар нигезендә, 1926 елдан башлап ясаган язмалар цифрлаштырылачак. Алардан бердәм федераль ЗАГС реестры булдырылачак. 

Кайбер язмаларның татар һәм гарәп телләрендә булуы ачыкланган. Аларны цифрлаштырганчы, тәрҗемә итәргә кирәк булачак, моның өчен профессиональ тәрҗемәчеләр җәлеп ителәчәк. 

Тарихи документларны цифрлаштыруны ел ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100