Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида президент программасы буенча биш елда 199 ишегалды төзекләндереләчәк
Киләсе елда шәһәрнең 25 йорт яны территориясендә яңа инфраструктура булдырылачак.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Якындагы биш елда Лениногорскиның 199 ишегалды территорияләрен «Безнең ишегалды» президент программасы буенча модернизациялиләр. Бу хакта «Лениногорские вести» яза.
Хәзер шәһәрдә ике ишегалдын актив төзекләндерәләр. Анда яңа бордюрлар урнаштыралар һәм юлларга асфальт җәяләр. Модернизацияләнгән йорт яны территорияләренә заманча эскәмияләр, чүп савытлары, фонарьлар куелачак, чүп контейнерлары өчен мәйданчыклар һәм инфраструктураның башка элементлары булачак.
«Программа гамәлдә булган беренче өч елда 2014 елга кадәр төзелгән күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләре төзекләндереләчәк. 2021 елда 25 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла «, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз