news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда фронтовик-артиллеристларга һәйкәл ачылачак

Хәзер туп макеты рәвешендәге монумент өчен Болгар кадет мәктәбе ишегалдында махсус мәйданчык әзерлиләр.

Болгарда фронтовик-артиллеристларга һәйкәл ачылачак
«Новая жизнь» газетасы

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Болгар кадет интернат-мәктәбендә фронтовик-артиллеристлар истәлегенә багышланган яңа монумент урнаштыру өчен мәйданчык әзерлиләр. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза.

Һәйкәлне уку йорты ишегалдында урнаштырачаклар. Хәзер аның өчен аерым мәйданчык әзерлиләр. Соңрак аңа 1942 елгы дивизион корал макеты урнаштырылачак.

«Анда 1942 елгы үрнәктәге дивизион (Павел Алексеевич Карпов командир булган) туп макеты куелгач, һәйкәл ачылачак», — дип хәбәр итә басма.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100