Биектауда «Безнең ишегалды» программасы буенча 18 территория төзекләндерелә

Йортның әйләнә-тирәсен ничек итеп үзгәртү планы кешеләрнең үзләре әйткән фикерләренә нигезләнеп төзелгән.

(Биектау, 18 октябрь, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре», Энҗе Гарәфиева). Биектау районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 18 территория төзекләндерелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шушы унсигез территориянең иң зурысы — Биектау авылындагы Юбилей урамындагысы. Ул берьюлы берничә йорт территориясен һәм 520 фатир хуҗаларын берләштерә. Эшләр биредә август уртасыннан бирле бара һәм аларны 15 ноябрьгә төгәлләргә уйлыйлар.

Асфальт җәелгән, машина кую урыннары ясалган, әйләнә-тирә яктыртыла. Подъезд алларына асфальт түшәлгән. Башкарылганнарның барысы да «Уңайлы мохит» программасына туры килә.

«Безнең ишегалды» программасы халыкның күпчелегенә ошый. Бик җентекләп уйланылган ул. Эшчеләр территорияне төзекләндерүгә иртәнге җиденче яртыдан керешәләр. Шимбә көнне, тизрәк башкарып чыгу өчен, көне буе эшлиләр. Булдыралар», — диде «Авангард» торак хуҗалары ширкәте рәисе Муса Касюков.

«Бергәләп хәл итәбез — бергәләп эшлибез!» — «Безнең ишегалды» проекты нәкъ менә шундый шигарь белән тормышка ашырыла. Һәм бу бер дә юктан түгел. Йортның әйләнә-тирәсен ничек итеп үзгәртү планы кешеләрнең үзләре әйткән фикерләренә нигезләнеп төзелгән.