Мәскәүдән героинлы төенчек алып кайткан кафе хезмәткәренә карата суд хөкеме чыккан

Сату өчен зур күләмдә героин әзерләгән кафе сатучысы 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Казан шәәһәре Вахитов районы суды, РФ Җинаять Кодексының 30 һәм 228 нче маддәләре нигезендә наркотикларны законсыз сатуга әзерләүдә гаепләнүче 41 яшьлек Турсуна Бабаевага карата җинаять эшен караган.
Суд утырышы барышында ачыкланганча, Бабаева шәхси эшмәкәр карамагындагы башкала кафеларының берсендә сатучы булып эшләгән. 20 нче гыйнвар көнне ул Мәскәүгә килеп, тикшерү тарафыннан әле ачыкланмаган зат күрсәтмәсе буенча банкның электрон счеты аша акча күчергән һәм күрсәтелгән урыннан 122 грамм массалы героин салынган төргәкне алып киткән.
Казанга килгәч ул вокзал алды мәйданында Россиядә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына.
Суд карары белән Бабаеваның гаебе расланган һәм аны гомуми режимдагы төзәтү колониясенә 8 елга утырту җәзасы бирелгән, суд карары әлегә законлы көченә кермәгән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.