Илдә һәр ир балаларга электрон паспорт ачу мәсьәләсе карала, Татарстан пилот проект әзерли

Бу гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү федераль системасы концепциясендә каралган

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Һәрбер ир балага электрон паспорт ачыла. Татарстанның сәламәтлек саклау системасы, паспорт бирү һәм миграция федераль хезмәтләре аша аның үсеше-яшәеше күзәтелеп, шушы электрон паспортка автомат рәвештә теркәлә бара. Әлеге электрон документ ир баланы хәрби хезмәткә алганда барлык белешмәләр дә булсын өчен эшләнә һәм электрон “личное дело” ачыла. Аннары белешмәләр тикшерелә, соңыннан егетнең хәрби хезмәткә яраклымы-юкмы икәнлеге турында карар кабул ителә. Шуннан соң егет чакырылыш комиссиясе аша уза. Болар барысы да гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү федераль системасы концепциясендә каралган һәм статистик хисап алып баруны күздә тотып эшләнә.

Шул рәвешле, проект кулланылышка кертелгәч, хәрби хезмәттән качучыларга, шулай ук ришвәтчеләргә киртә куела дип санала, егетнең хәрби хезмәт мөнәсәбәтендә язмышы тиз арада хәл ителә, шулай ук хәрби комиссариат бүлекләрендәге эшне тизләтә, ягъни кулдан кәгазьгә язып, почта аша җибәрүгә вакыт кирәк булмый, белешмәләр базасы исә тулаем төбәк буенча уртак була. Кирәк чакта, һәркайсының белешмәсе уч төбендәге кебек ярылып ята, ягъни ТР Хәрби комиссариаты, РФ Оборона министрлыгына хисап ясау, аналитика өчен уңайлы ысул булып чыга.

РФ Президентының 2009 елның 22 апреленда биргән йөкләмәсе нигезендә, ТР Хәрби комиссариаты, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм федераль хезмәтләр белән берлектә, хәрби хезмәткә алынучының автоматлаштырылган электрон паспортын булдыру системасы буенча пилот проект эшкәртү белән мәшгуль. Казанның Идел буе һәм Киров районнарындагы Хәрби комиссариат бүлекләрендә быел апрельда РФ Оборона министрлыгы вәкилләренә андый электрон паспортның прототибы тәкъдим ителгән, соңгылары аны югары бәяләгән. Шулай итеп, федераль концепциянең III этабына ярашлы рәвештә, 2013-2015 елларда Татарстан моны гамәлгә ашыра алачак, дөрес, әгәр конкурста отса гына РФ Оборона министрлыгы финанслаячак.

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында журналистлар белән очрашкан ТР хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Пилот проект тагын Россиянең берничә төбәгендә әзерләнә, үзара конкурс үткәрелгәч, кайсы да булса проект илкүләм гамәлгә ашырылачак һәм Татарстанның анда пилот регион буларак җиңеп чыгу мөмкинлеге зур. Тагын кайсы төбәкләр анда катнаша дигән сорау исә җавапсыз калды.