Әлмәттә Гиппократ антын бирделәр

Быел Әлмәтнең дәвалау учреждениеләрендә 46 яшь белгеч хезмәт юлын башлап җибәрде

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Әлмәт муниципаль районының Яшьләр үзәге сәхнәсендә яшь белгечләрне медицина хезмәткәрләре сафына кертү тантанасы булды, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында. Тантанада район җитәкчелеге, баш табиблар һәм медицина өлкәсе ветераннары да катнашты.
Быел Әлмәтнең медицина учреждениеләрендә 46 яшь белгеч үзенең хезмәт юлын башлап җибәрде. Тантанага аларның барысы да ак халатлардан чыкты һәм Гиппократ антын кабул итте. Аларга Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин уңышлар теләде. Аның сүзләренә караганда, соңгы биш ел эчендә Әлмәт медицинасы нык алга китте. “Яңа медицина учреждениеләре, яңа җайланмалар барлыкка килде. Безнең бу өлкәдәге иң мөһим эшебез – яшь квалификацияле кадрларны үзебездә булдыру. Без аларга зур өмет баглыйбыз”, - диде ул.
Яшь кадрларны муниципаль район башлыгы Ришат Әбүбәкеров та котлап узды. “Бүгенге чара Әлмәт тарихында яхшы традициягә әвереләчәк. Быел без 3 мең кешелек медицина хезмәткәрләре армиясен яңа кадрлар белән тулыландырабыз. Кеше сәламәтлегеннән һәм иминлегеннән дә мөһимрәк нәрсәнең булуы мөмкин түгел. Алар сагында сез торасыз. Бу һөнәргә уйлап килгәнсездер, дип уйлыйм”, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы ак халатлы хезмәткәрләргә.