“Иң яхшы муниципаль хезмәткәр-2007” республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды

Җирле үзидарә органнары, муниципаль хезмәткәрләр арасыннан 21 кеше 5 номинация буенча конкурсның лауреатлары дип табылды
(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Бүген Россия муниципаль академиясенең Татарстан республика төбәк бүлеге әгъзаларының гомуми җыелышында “Иң яхшы муниципаль хезмәткәр-2007” республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Җирле үзидарә органнары, муниципаль хезмәткәрләр һәм Татарстан Республикасы югары уку йортлары мөгаллимнәре арасыннан 21 кеше 5 номинация буенча конкурсның лауреатлары дип табылды. Конкурста актив катнашкан биш кеше шулай ук Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
“Идарә итү, хокукый һәм оештыру ягыннан тәэмин итү” номинациясендә Баулы районының “Татар Кандызы авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты сәркатибе Рима Нәүрузбаева һәм Ютазы муниципаль районының Ютазы район советы оештыру бүлеге баш белгече Светлана Ежова җиңү яулады.
Алабуга муниципаль районы советының оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Фәридә Гыйбадуллина, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев һәм Казанның Мәскәү районы хакимиятенең мәдәният бүлеге башлыгы Татьяна Федотова “Муниципаль районның муниципаль берәмлек органының иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә җиңде.
Казан дәүләт технология университетының дәүләт һәм муниципаль идарә һәм социология кафедрасы доценты Зөлфия Сергеева “Фәнни тикшеренүләр һәм кадрлар әзерләү” номинациясендә иң яхшысы дип табылды.
“Муниципаль хезмәткәр һөнәренең абруен арттыру һәм популярлаштыру, муниципаль идарәнең уңай тәҗрибәсен пропагандалауның мөһимлеген исәпкә алып, “Иң яхшы муниципаль хезмәткәр” республика конкурсын үткәрүне дәвам итәргә кирәк дип саныйм”, - дип ассызыклады Россия муниципаль академиясенең төбәк бүлеге Советы рәисе Василий Логинов.
Тулаем алганда, Россия муниципаль академиясенең Татарстан республика төбәк бүлеге эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, бүлек тарафыннан академия эшчәнлеген киңәйтү буенча эзлекле эш алып барылуын билгеләп үтәргә кирәк.
Академия әгъзалары квалификацияле идарәче кадрлар әзерләүне ил һәм республика алдында торган иң актуаль бурычларның берсе дип саный. Шунлыктан Россия муниципаль академиясенең Татарстан республика төбәк бүлеге “Дәүләт һәм муниципаль идарә” белгечлеге буенча Идел буе студентлар эшләре төбәкара конкурсын гамәлгә куйды. Бүгенге утырышта әлеге конкурста җиңүчеләрне дә тәбрикләделәр.
Моннан тыш, очрашуда катнашучылар Россия муниципаль академиясе республика бүлегенең 2008-2009 елларга исәпләнгән эш планын кабул итте. Алар арасында Россия муниципаль академиясе Татарстан республика төбәк бүлегенең 10 еллыгына багышланган чаралар үткәрү аерым урын били.