news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быелга планлаштырылган торакның 78 проценты төзелгән

Хәзерге вакытка республика программаларының үтәлеше 77 процент күләмендә. Республикада гамәлгә куелучы 17 программаның суммар смета бәясе 8 миллиар 600 миллион сумнан артыграк.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда быелга планлаштырылган торакның 78 проценты төзелеп беткән.

«Татарстанда быелгы торак торак төзелеше планының 78 проценты башкарылган. Бу хакта Республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдерде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында уздырды», — диелә республика җитәкчесенең матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.

«Торак төзелешенең күләме узган елгы дәрәҗә белән чагыштырганда 105 процентны тәшкил итә. 2 миллион 078 мең квадрат метр төзелгән, бу быелгы планның 78 проценты», — диде министр. Хәзерге вакытка республика программаларының үтәлеше 77 процент күләмендә. Республикада гамәлгә куелучы 17 программаның суммар смета бәясе 8 миллиар 600 миллион сумнан артыграк.

«Торак» һәм «Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү» федераль проектлары буенча төзелүче 16 балалар бакчасының алтысында төзелеш эше тәмамланган. Тагын ун мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеп бетеп килә. Гомумән әлеге юнәлештә эшләр 88 процентка үтәлгән.

Социаль ипотека программасы буенча программаның еллык планы 280 мең квадрат метр, ягъни 161 йорт. Бүгенгә программа кысаларында 114 мең квадрат метр торак төзелгән, бу планның 40 процентын тәшкил итә.

Быел аерым төр гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча дүрт программада 740 гаилә катнаша. Алар арасында 49 гаилә «Яшь гаилә» категориясенә керүчеләр. Аларны торак белән тәэмин итү өчен кирәкле 60 миллион акча тулы күләмдә муниципалитетларга тапшырылган. Субсидияне 46 гаилә тиешенчә кулланган. Калган өч гаилә туры килә торган торак сайлау белән мәшгуль. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100