news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар яшьләре көннәре»ндә катнашкан башкорт кызы: Татарларның форумы дәртлерәк

Башкорт кызы Сулпан Искужина беренче тапкыр «Татар яшьләре көннәре» форумында катнашты.

«Татар яшьләре көннәре»ндә катнашкан башкорт кызы: Татарларның форумы дәртлерәк
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Башкорт кызы Сулпан Искужина быел беренче тапкыр «Татар яшьләре көннәре» форумында катнашты. Аның фикеренчә, татар форумнары дәртле булуы белән аерылып тора. 

«Форумга мине егетем чакырды, ул узган елны да катнашкан иде. Миңа бик ошады, минем башкорт форумнарында катнашканым бар. Аерма шунда: татар яшьләре бик дәртле һәм энергияле. Башкортлар форумнарда тынычрак сөйләшә дә, ә татарлар чатнап тора», — ди ул. 

Сулпан Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамактагы филиалында башкорт һәм инглиз филологиясе кафедрасында укый. Ул киләчәктә татар телен өйрәнергә теләге булуын әйтте. «Мин татар телен бераз беләм. Мине татарга охшаган, диләр. Минем егетем дә татар. Ничек кенә булмасын, без — тугандаш халык. Безнең тарих та бәйле бит», — ди ул.

  • 14-18 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә XXXI «Татар яшьләре көннәре» узды.
news_right_1
news_right_2
news_bot