news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның яшь гаиләләре авылда социаль ипотека буенча йортлар ала алачак

Карар проекты белән Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Төзелеш министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды шөгыльләнә.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының яшь гаиләләре авыл җирендә социаль ипотека программасы буенча шәхси йортлар ала алачак. Бу хакта «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген «Татарстан Республикасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә социаль ипотека системасында торак урыннары бирү тәртибен раслау турында»гы карар проекты каралды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, «ТР муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Карар проекты белән Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Төзелеш министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды шөгыльләнә. Яңа документ буенча яшь гаиләләр социаль ипотека программасына авыл җирлегендә индивидуаль торак төзелеше мөмкинлеге булган гаиләләрне кертәчәкләр.

«Исегезгә төшерәбез, җир кишәрлекләре бирү буенча ташламалы категорияләргә шулай ук табиблар, укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм мәдәният хезмәткәрләре дә керә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, «ТР муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе президиумы утырышында Татарстанда 11-13 сентябрьдә узган сайлаулар нәтиҗәләре, шулай ук Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары структурасын формалаштыру һәм аларның эшчәнлеге нәтиҗәлелеге мониторингы күрсәткечләре каралды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100