news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш студентлары «Яшь һөнәр ияләре» илкүләм чемпионатында финалга чыкты

Россиядә Чемпионатның тулысынча нәтиҗәсе барлык төр ярышлар тәмамлангач ясалачак.

Тәтеш студентлары «Яшь һөнәр ияләре» илкүләм чемпионатында финалга чыкты
http://tetyushy.ru/news

(Тәтеш, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтеш студентлары «Яшь һөнәр ияләре» илкүләм чемпионатында финалга чыкты.Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте вәкилләре «Коткару эшләре» һәм «Янгын куркынычсызлыгы» төрендә ярышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тәтештәге ­гражданнарны яклау көллияте базасында Бөтенроссия этабын үткәрү — ул биредә булдырылган шартларга югары бәя.

Хәзерге чемпио­нат­ның үзенчәлеге шунда, ул дистанцион уза, онлайн трансляция алып барыла, моның белән беррәттән экспертлар Новокузнецкидан торып бәяли. Көллият­тә күнекмәләр базасын ­ях­­шыртырга омтылалар, ярыш­лар өчен мәйданчык таләпләргә ту­ры килә, барлык ки­рәк­­ле җайланмалар бар, шул исәптән 10 ­видеокамера белән җиһазландырылган. 

Ярышлар алдыннан көл­лият командасы капитаны Артем Чекалкин команда ярышта катнашырга әзер, рух күтәренке диде. «Узган елны без Владивостокта Россия буенча икенче урынны алдык», — диде өченче курс студенты. Тренерлар гражданнарны яклау көллияте командасының яхшы әзер­ләнүен бил­геләп үтте. Россиядә Чемпионатның тулысынча нәтиҗәсе барлык төр ярышлар тә­мам­лангач ясалачак. 

«Кот­ка­ру эшләре» тө­рен­­дә яшүсмерләр арасында да ярышлар узды, аларда Татарстаннан ­Затон мәк­тә­бе укучылары катнашты. Чөнки көллият әле­ге төрдә махсуслаш­ты­рылган үзәк булып тора, ­команданы Фәнис Гомәров ­күнекмәләргә өйрәтте, пандемия вакытында мәктәп директоры Александр Сорокин һәм педагог Николай Егоров, әйтергә кирәк — безнең педагогия училищесы чыгарылышлары, актив кушылдылар. Ярыш нәтиҗәләре буен­ча яшүсмерләр арасында затонлылар бронза призер булды. 

Быел «Ян­­гын куркынычсызлыгы» дигән яңа компетенция барлыкка килгән, аны студентлар тренер Илнар Арсланов ярдәмендә уңышлы башкарып чыкты, Антон Ткаченко, Ринат Гыйсмәтуллин, Михаил Дороднов зур ярдәм күрсәтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100