Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Салават күпере» журналы балаларны рәсем ясау буенча онлайн-дәресләргә чакыра
Дәресләр һәр җомга үткәрелә.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). «Салават күпере» журналы һәр җомга иртәнге сәгать 10да балалар өчен рәсем ясау буенча бушлай онлайн-дәресләр үткәрә.
Трансляция вакытында профессиональ рәсса балаларга аңлаешлы картиналар ясый, шул ук вакытта ул төрле техника һәм методикалар куллана. Узган дәресләрдә балалар карандаш һәм кисточка белән генә түгел, ә губка, мамык таякчыклары, теш щеткасы, хәтта алма белән дә рәсем ясадылар.
Киләсе дәрестә яшь рәссамнар, агач яфракларын кулланып, картина иҗат итәчәк. Мондый ял фантазияне һәм иҗади талантны үстерә, күзаллауларны киңәйтә. Проектның идея авторы — «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.
«Бала рәсем ясаганда, татар сөйләмен ишеткәндә, бу аны татар мохитенә якынайта, туган телен камилләштерү мөмкинлеге бирә», — дип сөйләде Хөснетдинова.
Zoom-дәресләр аудиториясе көннән-көн киңәя. Даими катнашучылар арасында Казан, Биектау, Әтнә, Саба, Арча, Балтач балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр бар.
Дәрескә кушылу өчен «Салават күпере» журналының Instagram аккаунтына күчәргә һәм шәхси хәбәрләргә язарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз