news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптә туклануның сыйфатын дәүләт хезмәтләре порталында бәяләргә мөмкин

Федераль порталда укучыларның ата — аналары өчен махсус сервис барлыкка килде.

 Мәктәптә туклануның сыйфатын дәүләт хезмәтләре порталында бәяләргә мөмкин

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәтләре порталында махсус сервис барлыкка килде. Анда Россия мәктәпләрендә бушлай кайнар ризык сыйфаты турында бәяләмә калдырырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу сервис мәктәп туклануы өлкәсендә җәмәгать контроле механизмына әвереләчәк. Дәүләт хезмәтләре аша ата-аналардан килгән бәяләмә алга таба тикшерү өчен мәктәпләргә җибәреләчәк", - дип билгеләп үтте Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының цифрлы дәүләт идарәсе департаменты директоры Сергей Цветков.

Мөрәҗәгатькә җавап 15 көн эчендә килеп җитәчәк, аны шәхси кабинетта карарга һәм электрон почтага алырга мөмкин булачак.

Кече сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү системасы 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100