news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Әминов: Милләт яшәргә тиеш!

«Иң мөһиме — без артта калмаска тиеш», - диде депутат.

Илшат Әминов: Милләт яшәргә тиеш!

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Милләт яшәргә тиеш! Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов инаугурация тантанасы алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә республиканың киләчәк биш еллыгы турында күзаллаулары белән уртаклашты.

«Хәзер бит дөнья бик нык алга бара. Артта калдым да, куып җитәм дигән әйбер юк, артта калсаң, беттең. Алдагы биш еллыкта тагын да тормышлар яхшырыр дип ышанып калабыз, чөнки әле эшләр бик күп», — диде.

 «Үзегез күрәсез: Президентыбыз безне алга таба, цифрлы икътисадка тарта, ул безне яңача эшләргә, тормышка яңача карарга, дөньяда булган бөтен яңа әйберләрне республикага кертеп, монда үстерергә өйрәтә», — дип бәяләде әңгәмәдәш Рөстәм Миңнехановны.

Илшат Әминов үзе өчен өстенлекле юнәлешләрне дә атады. «Минемчә, төп мәсьәлә — икътисад. Икътисад булмаса, тормыш та булмый. Икенчесе — татар телен, мәдәниятен, татар мәгърифәтен саклап, аны үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Глобализация вакытында бу бик авыр мәсьәлә, чөнки, икътисад та, барысы да булсын дибез, тик, милләт булмаса, кемгә кирәге бар аның? Милләт яшәргә тиеш, бергәләп без бу мәсьәләне чишәргә тиеш», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100