news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада «Супер әби 2020» конкурсы игълан ителде

Конкурста оныклары булган 45 яшьлек һәм өлкәнрәк әбиләр катнаша ала.

Алабугада «Супер әби 2020» конкурсы игълан ителде
«Новая Кама» газетасы

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Алабугада «Супер әби 2020» конкурсы игълан ителде. Чара Өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында үткәрелә. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза.

Конкурста оныклары булган 45 яшьлек һәм өлкәнрәк әбиләр катнаша ала. Алар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм социаль-иҗтимагый тормышта актив катнашырга тиеш.

Конкурс программасына танышу, тәмле ризык тәкъдим итү, балалар тәрбияләү һәм әби хоббие кергән.

Конкурс 29 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә «Иллюзион» кинотеатрында узачак. Конкурста катнашу өчен 27 сентябрьгә кадәр анкета-гариза язып, festival.emr@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Конкурста катнашуга кагылышлы сораулар буенча 8917-895-41-97 телефонына шалтыратырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100