"Татар-информ"да төрки яшьләр фестивале турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 19 сентябрьдә, 12:00 сәгатьтә "Татар-информ"да VI төрки яшьләр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, "Идел" яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина катнашачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының атамасын күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru