Идел аша тимер юл күперендә төзекләндерү эшләре дәвам итә

Сентябрь аенда биредә 158 метр озынлыктагы юл аралыгы реконструкцияләнергә тиеш
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Свияжски һәм Яшел Үзән станцияләре арасындагы тимер юл күперендә реконструкция эшләре дәвам итә. Идел аша әлеге тимер юл күперендә ремонт эшләре инде 2007 елда ук башланган иде. Шул вакыт эчендә биредә 2 юл аралыгы төзекләндерелгән. Агымдагы елның сентябрендә 158 метр озынлыктагы өченче аралык реконструкцияләнергә тиеш. Шуның белән беррәттән 320 метр озынлыкта тимер юл салыначак. Бу хакта Горький тимер юлы Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.
Реконструкция эшләренең чираттагы этабы башлану сәбәпле, бүген һәм иртәгә күпер аша поездлар хәрәкәте 4 әр сәгатькә тукталып торачак. Бу вакытта күпергә блок-постлар урнаштырыла. Әлеге җайланма күпердә ремонт эшләре барганда бер юл аша поездларның ике яклы хәрәкәтен оештыру өчен кирәк.