БДИ һәм БРИ нәтиҗәләре чыгарыла һәм 2008-2009 уку елына бурычлар билгеләнә

БРИ һәм БДИ уздыру өчен җаваплы мәгариф органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә ТРда белем бирү сыйфатын бәяләүнең бәйсез дәүләт системасын үстерү мәсьәләләре каралачак дип көтелә
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 1 октябрендә “2008 елда Бердәм дәүләт һәм республика имтиханнарын уздыру нәтиҗәләре, 2008-2009 уку елында БДИ һәм БРИ үткәрүне оештыруның төп бурычлары” дип аталган семинар-киңәшмә уздыра. Министрлыкның рәсми сайты хәбәрләренә караганда, ул Бердәм дәүләт һәм республика имтиханнарын мәгълүмати һәм технологик яктан тәэмин итү максатыннан оештырыла.
БРИ һәм БДИ уздыру өчен җаваплы мәгариф органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә ТРда белем бирү сыйфатын бәяләүнең бәйсез дәүләт системасын үстерү мәсьәләләре каралачак дип көтелә. Шулай ук көн тәртибенә БДИ һәм БРИ нәтиҗәләрен белем бирү белән идарә итүдә куллану проблемасы да кертелгән.