Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бастрыкин 175нче гимназиядә атыш буенча тикшерү барышы турында сөйләде
Ата-аналар Александр Бастрыкинга балаларга дәвалауда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин видеоконференцэлемтә режимында гражданнарны кабул итте, Анда ул Казанның 175нче гимназиясендә һәлак булган һәм зыян күргән укучыларның ата-аналары белән аралашты.
Тикшерү комитеты рәисе ата-аналарга тикшерү барышы турында сөйләде, шулай ук бүгенге көндә ике бала Леонид Михайлович Рошальнең балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институтында дәвалануда булуын искәртте. Ата-аналар Александр Бастрыкинга балаларга дәвалауда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Социаль түләүләргә, торак шартларын яхшыртуда ярдәм итүгә һәм балаларны алга таба реабилитацияләүгә кагылышлы мәсьәләләрне тыңлаганнан соң, тикшерү комитеты рәисе Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелегенә әлеге проблемаларны хәл итү механизмын эшләргә кушты.
Моннан тыш, профильле хезмәтләргә, шул исәптән Татарстан Республикасы Пенсия фондына югарыда телгә алынган барлык мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр әзерләргә кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз