news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика халкын Татарстан Президенты премиясен алу өчен бәйгегә чакыралар

Премия Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен тапшырыла.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 19 августта Татарстанда ТР Президентының VI премиясен алу өчен гариза бирү кампаниясе башлана. Премия Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән республика халкына тапшырылачак. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, шулай ук иҗтимагый советлар үз кандидатларын күрсәтә алачак.

Премия иҗтимагый танылу алган һәм республика үсешенә зур өлеш керткән эшчәнлек һәм проектлар, шулай ук гражданлык җәмгыяте өлкәсендәге фәнни эшләр өчен РФ гражданнарына һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга тапшырыла.

Гариза бирү кампаниясе 2020 елның 12 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. «Гаризаны ТР Иҗтимагый палатасында (адресы: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а) тапшырырга мөмкин», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бәйгедә катнашу турында тулырак мәгълүматны 567-80-95 телефоны буенча алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100