news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан Президенты катнашында разведчик Исхак Әхмәров каберенә таш куелды

Бөек Ватан сугышы елларында Әхмәров АКШта разведчик булып эшләгән, Кушма Штатлар Дәүләт департаментында, Финанс министрлыгында һәм махсус хезмәтләрдә кыйммәтле мәгълүматлар алган.

Мәскәүдә Татарстан Президенты катнашында разведчик Исхак Әхмәров каберенә таш куелды

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Химки зиратында совет разведчигы Исхак Әхмәров һәм аның хатыны Хелен Лоури каберенә таш кую тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарага җыелган кешеләр алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясап, Татарстан Президенты разведчик һөнәренең фидакярлеген, ирле-хатынлы Әхмәровларның Бөек Ватан сугышында илебезнең җиңүенә, аның бәйсезлеген һәм иминлеген саклауга керткән өлешен билгеләп үтте. «Безнең Исхак Әхмәров кебек мәшһүр ватандашларыбызның эшчәнлеге киләсе буыннар өчен үрнәк булып тора», - диде Миңнеханов.

Тантанада шулай ук РФ Тышкы разведка хезмәтенең директор урынбасары Сергей Герасимов, Мәскәүнең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты башлыгы Виталий Сучков та катнашты.

  • Оренбург губернасында туган Исхак Әхмәров Казанда урта белем алган. 1932 елдан – СССРның тышкы разведка органнарында, ә 1935 елдан АКШта эшләгән, Кушма Штатларның Дәүләт департаментында, Финанс министрлыгында һәм махсус хезмәтләрдә агентлар яллаган. АКШта Хелен Лоурига өйләнгән.
  • 1946 елда Мәскәүгә кайтканнан соң Әхмәров Дәүләт иминлеге комитетының Яшерен разведка идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән һәм әлеге урында 10 елга якын эшләгән.
  • Ике Кызыл Йолдыз ордены, «Мактау билгесе» ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100