news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

16 яшькә кадәрге балаларга түләү турында карар кайбер шартларга карап кабул ителәчәк

Хәлиткеч карарны Россия Финанс министрлыгы кабул итәчәк.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа түләүләр турындагы карар кайбер факторларга карап кабул ителәчәк, дип белдерде Федерация Советы социаль комитеты башлыгының беренче урынбасары Валерий Рязанский. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Хәлиткеч карарны РФ Финанс министрлыгы кабул итәчәк, чөнки бюджетта мондый түләүләр күздә тотылмаган. Моннан тыш, алар коронавирус аркасында кертелгән төзәтмәләрдә дә юк.

«Быелгы бюджетта мондый ресурслар каралмаган», — дип искәртте Рязанский.

Аның сүзләренчә, Хөкүмәттә гаиләләргә яңа төрле ярдәм күрсәтү хакында Премьер-министр Михаил Мишустин Ерак Көнчыгышка сәфәреннән әйләнеп кайтканнан соң фикер алышырга мөмкиннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100