news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдә кемнәргә ял бирелергә мөмкин булуы билгеле

Финанс мөмкинлекләре булган очракта, эш бирүче хезмәткәрне балаларны мәктәпкә озату өчен 1 сентябрь көнне эштән азат итә ала, мондый тәҗрибә кайбер предприятиеләрдә һәм кайбер оешмаларда бар.

1 сентябрьдә кемнәргә ял бирелергә мөмкин булуы билгеле

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 1 сентябрьдә балаларны мәктәпкә озату өчен, ата-аналар түләнми торган ялны бер көнгә рәсмиләштерә ала. Ә кайбер предприятиеләрдә укучыларның ата-аналары өчен ял көне эчке документлар белән билгеләнгән практика бар. Шул турыда Хезмәт министрлыгы хәбәр итә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Элегрәк Прогрессив белем бирү институты башлыгы Анна Маркс Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына 1 сентябрьдә өстәмә түләүле ял хокукы бирергә тәкъдим иткән иде. Үз хатында ул психолог киңәшләренә һәм беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан сорашып белешү мәгълүматларына сылтама ясый.

Август башында югары уку йорты белгечләре илнең 75 төбәгендә сораштыру уздырган. Сораштырылучыларның 56 проценты баланы беренче сыйныфка озатырга ниятли. Хезмәт министрлыгына, ТАСС хәбәр иткәнчә, әлегә бу тәкъдим килмәгән. «Тәкъдим кергәндә, ул, хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып, билгеләнгән тәртиптә каралачак. Бүгенге көндә Хезмәт кодексы эш бирүче белән килешү буенча 1 сентябрьгә түләнми торган отпуск рәсмиләштерүне яки еллык түләүле отпускны шушы датага туры китерүне күздә тота», - дип шәрехли агентлык.

Финанс мөмкинлекләре булган очракта, эш бирүче хезмәткәрне 1 сентябрь көнне эштән азат итә ала. Мондый тәҗрибә кайбер предприятиеләрдә һәм кайбер оешмаларда бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100