news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туристлар Казанны иң тәмле ризыклы Россия шәһәрләре өчлегендә атады

Tvil.ru үткәргән мониторинг нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы гастрономия рейтингында өченче урынны алды.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россия туристларының 17 проценты фикеренчә, Казан — иң тәмле ризыклы шәһәр. Tvil.ru үткәргән мониторинг нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы гастрономия рейтингында өченче урынны алды.

Россия шәһәрләре арасында Гагра лидер булды — сәяхәтчеләрнең 23 проценты иң тәмле ризык биредә дип саный. Рейтингның икенче баскычында — 21 процент белән Сочи шәһәре.

Казаннан соң рейтингта Санкт-Петербург (15 процент) һәм Севастополь (7 процент) урнашкан. Шунысы кызык, Мәскәүдә ризыкны, Пятигорскидагы кебек, туристларның нибары 5 проценты гына бәяләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100