Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә ауга рөхсәт бирү башланды
Этләр белән дә, ау кошлары белән дә ауларга рөхсәт документы бирелергә мөмкин.
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстан халкы, республиканың һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында ауга рөхсәт алу өчен күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта күп функцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәр итә.
Этләр белән дә, ау кошлары белән дә ауларга рөхсәт документы бирелергә мөмкин. Аны алу өчен үзең белән паспорт һәм аучылык билеты кирәк.
Күп функцияле үзәктә сөйләүләренчә, «Минем документлар» офисына, планлаштырылган ау районы кайда булуына карамастан, мөрәҗәгать итәргә була.
25 июльдән республикада сазлык-болын киек кошларына ау сезоны башлана, ул 2021 елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк. 5 августтан 5 гыйнварга кадәр аучылар кыр, дала һәм кыр киекләрен, ә 2021 елның 28 августыннан 5 декабренә кадәр — суда йөзүче киек кошларны аулый ала.
«Рөхсәт алу гариза бирүче вәкиле тарафыннан гади язма формада ышанычнамә нигезендә мөмкин», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз