news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай авылларының гасырлык юбилейларын билгеләп үттеләр

Авыл активистлары зур бәйрәм программасы әзерләделәр, анда концерт номерлары, уеннар, конкурслар, ярышлар да бар иде.

Аксубай авылларының гасырлык юбилейларын билгеләп үттеләр
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 18 июль, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Аксубай районының Алексеевка һәм Федоровка халкы авылларга нигез салынуга 100 ел тулуны бәйрәм иттеләр. Ике авыл халкы гасырлык юбилейны бергәләп билгеләп үтте. Тантананы үткәрү урынын да торак пунктлар арасында, яшел болында сайлаганнар.

Бәйрәмчә бизәлгән мәйданда авыл халкы, кунаклар җыелды. Бу авыллар һәм Беловка мәдәният йорты үзешчәннәре башкаруында музыка, җырлар яңгырады, бәйрәм ашлары әзерләү өчен учак дөрләде, самавыр кайнап торды. Юбилейда катнашучыларга котлау сүзләре белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин мөрәҗәгать итте.

«Үз инициативаң, үз көчең белән оештырылган бәйрәмнән дә яхшырак нәрсә юктыр. Сез тантананы тиешле дәрәҗәдә оештыра, кешеләр җыя алганыгыз. Район җитәкчелеге исеменнән сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, авылларыгызның чәчәк атуын телим», — диде ул

Илшат Заһидуллин бәйрәмне оештыручыларның берсе Зинаида Калуковага бүләк тапшырды.

Юбилей чарасында катнашучыларны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов, Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов котлады.

Авыл активистлары зур бәйрәм программасы әзерләделәр, анда концерт номерлары, уеннар, конкурслар, ярышлар да бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100