news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның «Ел табибы — Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләрен атадылар

Бәйге җиңүчеләренә 100 мең сум күләмендә акчалата премия, компьютерлы планшет тапшырылды.

Татарстанның «Ел табибы — Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләрен атадылар
https://tatarstan.ru/

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстанның «Ел табибы — Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләрен атадылар һәм бүләкләделәр.

Татарстанда 2021 елның «Ел табибы» исеменә Казан медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы һәм профессор, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия буенча штаттан тыш баш белгече Диана Абдулганиева лаек булды.

«Беренчел звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңүне Яр Чаллыдагы Сугыш ветераннары госпиталенең көндезге стационар мөдире, участок терапевты, гериатры, Яр Чаллының штаттан тыш баш гериатры Фәридә Шәрифуллина яулады.

2021 елда «Сәламәтлек саклау легендасы» буларак Республика балалар клиник хастаханәсенең ветераннар советы рәисе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Дамира Галиева сайланды.

Татарстанда 2021 елның иң яхшы медицина хезмәткәре исеменә Республика клиник инфекция хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Зөлфия Галиәхмәтова ия булды.

Татарстан Президенты исеменнән махсус призны — «Лада Гранта» автомобилен Әгерҗе үзәк хастаханәсе Ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфия Симакова алды.

«Уникаль очрак» номинациясендә Татарстанның Республика клиник хастаханәсе командасы җиңде.

Бәйге җиңүчеләренә 100 мең сум күләмендә акчалата премия, компьютерлы планшет тапшырылды. Һәр номинант чит илдә стажировка узу мөмкинлегенә ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100