news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүчеләрне видеокамералар төшерәчәк

Камералар әлегә тест режимында эшли.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда тест режимында юлларда яңа камералар эшли башлады. Алар иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүчеләрне төшерә.

Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, узган елда булган 126 юл-транспорт һәлакәтендә иминлек каешын эләктермәгән кешеләр булган. Нәтиҗәдә 62 кеше һәлак булган, ә 100 кеше җәрәхәтләр алган.

Бу елның биш аенда шундый 24 авария булган, анда 11 кеше үлгән, 21 кеше җәрәхәтләнгән.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча, автомобиль салонында булган барлык пассажирлар да иминлек каешын эләктергән булырга тиеш. Кагыйдәне бозган машина йөртүчегә — 1000, ә пассажирга 500 сум штраф каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot